30.10.2019 елда Нурлат шәһәре мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләрнең инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру яки бирү буенча бурычларын үтәмәүләре, эш бирүченең инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квотага туры китереп эш урыннары булдырмаулары, өчен административ җаваплылыклары турында кисәтү максатыннан чара үткәрелде. Шулай ук, квоталар билгеләү турындагы карар нигезендә, инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру һәм бүлеп бирү хокукы түгел, ә эш бирүченең бурычы булып тора дигән мәсьәлә буенча фикер алыштылар.