На приеме с участием специалистов органов социальной защиты, опеки и попечительства, центра занятости населения, службы судебных приставов и прокуратуры консультацию по волнующим вопросам получили 3 жителя района. Двое из них обратились по поводу процедуры оформления алиментов. Им разъяснили порядок и перечень предоставления документов в соответствующие службы. Жительница города пришла на прием с вопросом о взыскании алиментов с лиц, находящихся в местах лишения свободы.
Как отметил старший судебный пристав Александр Катков, на начало сентября в районе задолженности по алиментам имеются у 437 жителей. Общая сумма долга составляет более 50 миллионов рублей.
По рекомендации Министерства соцзащиты республики первый вторник месяца установлен единым днем приема граждан по вопросу обеспечения взыскания алиментных платежей. Следующий прием пройдет 2 октября.
Сишәмбе көнне Нурлатта ата-аналарының берсе алиментлар түләүдән качып йөрүче һәм балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтүнең бердәм көне үтте.
Социаль яклау, опека һәм попечительлек органнары, халыкның мәшгульлеге үзәге, суд приставлары службасы һәм прокуратура белгечләре катнашындагы кабул итүдә районыбызның 3 кешесе үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Аларның икесе алиментлар рәсмиләштерү процедурасы буенча мөрәҗәгать итте. Аларга тиешле службаларга тапшырыласы документлар исемлеге һәм тапшыру тәртибе турында аңлатма бирделәр. Бер шәһәрле кабул итүгә ирекләреннән мәхрүм ителгән затлардан алимент түләттерү мәсьәләсе буенча килгән.
Өлкән суд приставы Александр Катков билгеләп үткәнчә, сентябрь башына районның 437 кешесенең алиментлар буенча бурычлары бар. Бурычларның гомуми суммасы 50 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Республиканың Социаль яклау министрлыгы киңәше буенча, айның беренче сишәмбесе алиментларны түләттерү мәсьәләсе буенча гражданнарны бердәм кабул итү көне буларак билгеләнгән. Киләсе кабул итү 2 октябрьдә үтәчәк.